Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга климатик җәйнең кайчан киләчәге турында сөйләделәр

Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев белдерде

Татарстанда климат буенча җәй 26-27 майда килергә тиеш. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев белдерде, дип яза «Челнинские известия».

Спикер сүзләренчә, нәкъ шушы көннәрдә республикада температура +15 градустан арта. Бу хакта күпьеллык күзәтүләр сөйли, дип ачыклык кертте профессор.

Искәртик, 21 майда Татарстанда һава температурасы +20..+25 градуска җитте.

Алга таба, чәршәмбе көнне, 22 майда, урыны белән бераз яңгыр фаразлыйлар. Көн салкынча була. Төнлә һава температурасы +9 градустан да артмаячак, ләкин көндез һава +15 градустан +20 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 майда, салкынрак була. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, ә көндез +10 градус..+15 градус булыр дип көтелә.

Җомга көнне, 24 майда, Татарстанда салкын һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус, көндез +13..+18 градус була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев