Татарстанга киләсе атнада салкыннар –25 градуска кадәр кайтачак
Синоптиклар фаразлавынча, республикада һава температурасы 3 февральгә кадәр –1дән –6 градуска кадәр сакланачак.
Киләсе атнаның уртасына кадәр кинәт салкыннар көтелә: 5 февральдә термометр баганалары –25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы белән сөйләшүендә «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә һава торышы температура үзгәрешләре белән аерылып торачак. Атна ахырына кадәр тагын бер кыска вакытлы җылыну булуы ихтимал. Шул ук вакытта кар яуым-төшеме дүшәмбедә кадәр дәвам итәчәк һәм айлык норманың яртысына кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев