Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга 30 градуслы салкыннар кайтачак

Бу көннәрдә температура фоны нормадан 9-14 градуска түбән булыр дип көтелә.

Татарстанда салкын һава торышы, ким дигәндә, якындагы ял көннәренә кадәр сакланачак, дип фаразлый республиканың Гидрометеоүзәге.
13 февральдә, сишәмбе көнне һава торышының бераз җылынуы көтелә, бу циклон тәэсире белән бәйле. Бу көнне кар һәм урыны белән буран чыгу ихтимал. Көненә 3-7 мм явым-төшем көтелә. Төнлә температура −11..-16 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә −4..-9га кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе көнне үк Скандинавиядән килгән антициклон үз хокукларына керер дип көтелә. Бу көнне шактый салкынайтачак, кар туктый. Төнлә −18дән −23 градуска кадәр, көндез −12..-17.

Пәнҗешәмбе көнне салкыннар дәвам итәчәк. Төнлә салкын −22..-27 градуска кадәр көчәя, ә урыны белән −30га кадәр көтелә. Көндез −16..-21 градус. ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә төнге температура −25..-30 булган бик салкын һава торышы сакланачак, түбән урыннарда −33, көндез −16дан −21гә кадәр.

Бу көннәрдә температура фоны нормадан 9-14 градуска түбән булыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев