Татарстанга 19 градуслы салкыннар якынлаша
Явым-төшем көтелми.
Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль җылы һава торышыннан соң чын кышкы салкыннар көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Пәнҗешәмбе, 6 һәм 7 февральдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы −11..-16 градуска кадәр төшәчәк, җомга көнне −14..-19 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары −4..-9 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шимбә көнне, 8 февральдә, төнлә −14..-19 температуралы салкын һава торышы сакланачак, көндез −4 тән −9 градуска кадәр салкын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев