Татарстанга –19 градуска кадәр суыклар кайтачак
Якын көннәрдә Татарстанга кабат салкыннар кайта. Юеш кар, кайбер урыннарда яңгыр, буран һәм бозлавык көтелә.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 18 февральгә каршы төндә термометр баганалары –11…–16 градуска кадәр төшәчәк, ә республиканың көнбатышындагы районнарда –19 °C кадәр суыклар көтелә.
Көндез максималь температура –6…–11 °C булачак.
Юлларда бозлавык, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле бозлавык, шулай ук кар боткасы хасил була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев