Татарстанда җылы һава торышы сакланачак, кар явуы ихтимал
Автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Татарстанда 6 декабрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар һәм юеш кар булуы ихтимал.
ТР Гидрометеоүзәге синоптиклары мәгълүматларына караганда, җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Һава температурасы төнлә −2 дән көндез +2 градуска кадәр тибрәнә. Автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев