Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда хезмәт хакының реаль үсеше 13 процент тәшкил иткән

Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сумнан арткан.

Узган ел Татарстанда реаль хезмәт хакы инфляцияне исәпкә алып 13 проценттан күбрәккә арткан. ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Эшсезлекнең түбән булуы һәм кадрлар өчен көндәшлекнең артуы фонында хезмәт хакының реаль үсеше инфляцияне исәпкә алып 113,2 процент тәшкил итте», — диде спикер.

Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сумнан арткан.

«Чикләүләр һәм кыенлыкларның саклануы, икенчел санкцияләрнең киңәйтелүе һәм яңалары кертелү, кадрлар кытлыгы мәсьәләсе, акча кредит сәясәтен катгыйландыруга да карамастан, республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне дәвам итә, югары инвестицион активлыкны саклый, логистика һәм сату базарларын үзгәртеп кора», — дип искәртте Пелевин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев