Татарстанда халыкка хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр
Шәһәр халкына тынычлык сакларга киңәш иттеләр.
Татарстанда 1 октябрьдә хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 10:40 сәгатьтә электр сиреналары һәм сөйләм сирена җайланмалары кабыначак, ә 10:43 сәгатьтә теле— һәм радиоканаллар аша мөһим хәбәр тапшырылачак.
Шәһәр халкына тынычлык сакларга киңәш иттеләр. Сиренаны ишетмәү турында хәбәр итәргә кирәк түгел, диделәр ведомствода.
Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерү елга ике тапкыр — язын һәм көзен үткәрелә. «Барыгызга да игътибар!» — бу халыкның игътибарын хәзер яңгыраячак мөһим мәгълүматка җәлеп итү өчен кулланыла торган бердәм сигнал.
Сирена тавышын ишеткән очракта, сигналның ни өчен таратылганын аңлатуларын көтегез. Тавыш көчәйткечләрдән таратылган мәгълүматны азагына кадәр тыңларга яисә ашыгыч хәбәрне тыңлау өчен тиз генә телевизор (беренче мультиплекс каналларын) яки радио кабызырга кирәк.
Ведомствода ассызыклауларынча, республика хәбәр итү системасы 1980 еллардан бирле эшли. Узган елларда республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде. Белгечләр әлеге проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм сөйләм сирена җайланмалары урнаштырылган барлык урыннар турында белә. Алар 1 октябрьдә җиһазларның тиешлечә эшләвен һәм хәбәр тарату өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәк.
«Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка хәбәр таратуның яңа төбәк системасын булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. 2029 елга республика халкының 90 процентыннан артык өлешен техник хәбәр итү чаралары белән колачлау планлаштырыла», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Фото: Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев