Татарстанда халык һәйкәлен төзү өчен акча җыю акциясе башланды
Проектның максаты — тарихи хәтерне саклау өчен Россия һәм Беларуссия халыкларын берләштерү.
Татарстанда әйләнештән чыккан тәңкәләрне җыю буенча хәйрия акциясе старт алды. Җыелган акчалар «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» халык һәйкәлен төзүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция белорус җәмәгать эшлеклесе, паралимпияче Алексей Талайның хәйрия фонды һәм «Бердәм Ватан» Россия Фонды тарафыннан оештырылган. Проектның максаты — тарихи хәтерне саклау өчен Россия һәм Беларуссия халыкларын берләштерү. Элегрәк акциядә Президентлар Владимир Путин һәм Александр Лукашенко катнашты.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, республиканың һәр кешесе совет яки әйләнештән чыккан тәңкәләр алып килеп кушыла ала. Шулай ук гамәлдәге акчалар кабул ителә. Барлык җыелган акчалар һәйкәлләр төзүгә тотылачак. 26 гыйнварда Казанда җыелган акчаларны Алексей Талайга тапшыру тантанасы була.
Җыю өчен контейнерлар Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы яшьләр сәясәте учреждениеләрендә, шул исәптән яшүсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә, шулай ук Казан вузларында һәм министрлыкның үз бинасында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев