Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда «Волга» М-7 трассасында реконструкцияләүне төгәлләделәр

Барлык башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Татарстан чикләрендә М-7 «Волга» трассасының бөтен участогы хәзер ІБ категориясенә туры килә.

Татарстанда М-7 «Волга» федераль трассасының 1070 нче километрдан 1166 нчы километрга кадәрге участогын масштаблы реконструкцияләү төгәлләнде. 2022 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башланган эшләр төбәкнең мөһим транспорт артериясен сизелерлек модернизацияләргә мөмкинлек бирде.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев сүзләренчә, реконструкция барышында шактый эшләр башкарылган. Хәрәкәт полосаларының саны икедән дүрткә кадәр артты, бу исә зур күләмле җир эшләре таләп итте: 6,6 миллион кубометрдан артык чокыр казылды һәм 6,74 миллион кубометр өем салынды. Шулай ук 1,18 миллион тонна асфальт-бетон салынган, Ашпалинка, Минзәлә, Дарьянка, Ык һәм Сөн елгалары аша биш күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән. 10 транспорт чишелеше һәм юлүткәргеч, 17 җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелде һәм акустик экраннар куелды.

Барлык башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Татарстан чикләрендә М-7 «Волга» трассасының бөтен участогы хәзер ІБ категориясенә туры килә һәм дүрт яки алты хәрәкәт полосасына ия, дип хәбәр итә Росавтодор матбугат хезмәте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев