Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда үзмәшгульләргә түләнә торган больничный алу мөмкин булачак

Татарстанда үзмәшгуль гражданнар өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент башланды. Хәзер алар үзләре теләгән очракта больничный түли, ягъни авырып киткән яки тән җәрәхәте алган очракта акчалата компенсация алачак.

Программага кушылу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, кирәкле иминият суммасын сайларга һәм ай саен 1340 яки 1920 сум күләмендә взнос түләргә кирәк.

Программада алты ай катнашканнан соң гына түләүләрне алырга мөмкин булачак.
Шунысын да искәртик, бу программа декрет ялына чыгучыларга пособие түләүне күздә тотмый.

Больничный акчасының күләме үзмәшгульнең гомуми иминият стажына (шул исәптән элек ялланган хезмәткәр булып эшләгән вакыттагы стажы да исәпкә алына), шулай ук программада катнашу дәвамлылыгына бәйле булачак. Мисал өчен, стаж 8 елдан артык булганда һәм программада 12 айдан артык катнашканда, пособие күләме сайланган иминият суммасының 100 процентын тәшкил итәчәк.

Эксперимент 2028 елның ахырына кадәр дәвам итәчәк. Программада катнашу өчен гаризаны 2027 елның сентябрь аена кадәр бирергә кирәк. Бу яңалык үзмәшгульләргә социаль яклау гарантиясе бирәчәк һәм авырган очракта да финанс яктан тотрыклы булырга ярдәм итәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев