Татарстанда үзмәшгульләргә булачак пенсиягә стажны кертү турында сөйләделәр
Иминият пенсиясен алырга ниятләгән татарстанлыларның ким дигәндә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы җыярга тиеш.
Әмма үзмәшгуль граждан сыйфатында эшләү чоры иминият стажында автомат рәвештә исәпкә алынмый, чөнки бу категория мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәрне түләргә тиеш түгел.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, үзмәшгульләр пенсия хокукларын формалаштыру өчен Россия Социаль фондына иминият кертемнәрен ирекле рәвештә күчерә алалар. Бу әлеге чорларны стажга кертергә һәм пенсия балларын исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Ирекле пенсия иминияте программасына «Минем салым» мобиль кушымтасы аша кушылырга мөмкин.
Мондый кертемнәрне түләмичә үзмәшгуль статустагы эшчәнлек вакыты булачак пенсия күләменә йогынты ясамаячак. Бу очракта гражданин, башка эш чорлары булмаганда, билгеләнгән яшькә җиткәч кенә социаль пенсиягә исәп тота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев