Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда урыны белән −19 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә 8 мартка кадәрге һава торышы турында белдерделәр.

Чәршәмбе, 6 мартта, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Моңа атмосфера фронты якын булуы сәбәп була. Төнлә һава температурасы −8..-13 градус, ә көндез −7..-2 градус көтелә.

Пәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанга төньяк киңлектән салкын һава килә. Шулай итеп, төнлә һава температурасы −14..-19 градуска кадәр төшәчәк, әмма көндез −3..-8 градус фаразлана.

8 һәм 9 мартта республикада урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Бу көннәрдә һава температурасы төнлә −7..-15 градус, ә көндез −1..-6 градус була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев