Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда ун авыручының алтысы грипп йоктырган

Авыру симптомнары булганда, башка кешеләргә инфекция йоктыру куркынычын киметү һәм катлауланулардан саклану өчен өйдә калыгыз.

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия күрсәткеченнән 20,9 процентка кимрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр.

«Грипп респиратор вируслар арасында алдынгы урынны саклый, иң активлары — B Һәм A(H1N1) грипплары. Ун авыручының алтысы грипп йоктырган. Грипп булмаган этиологияле вируслар арасында риновируслар, РС-вируслар өстенлек итә», — дип сөйләделәр ведомствода.

Белем бирү учреждениеләрендә фильтрларда 39 625 укучыны һәм якынча 2 мең укытучыны температура яки ОРВИ симптомнары белән дәресләргә кертмәделәр.

Авыру симптомнары булганда, башка кешеләргә инфекция йоктыру куркынычын киметү һәм катлауланулардан саклану өчен өйдә калыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев