Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда традицион бәйрәмнәрне үткәрү даталары билгеләнде

Рөстәм Миңнеханов указы буенча 16 июньдә республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Татарстанда Республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары билгеләнде. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.

Аннары, 15 июньдә, Мамадыш районының Олы Шия авылында «Семык» мари мәдәнияте бәйрәме узачак. Шул ук көнне Түбән Камада милли татар бәйрәме Сабантуй оештырылачак, ә Казанда аны 23 июньдә билгеләп үтәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов указы буенча 16 июньдә республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

«Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме 29 июньдә Менделеевск районының Енабердино авылында узачак. Ә 30 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында «Валда Шинясь» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак.

Яшел Үзәндә 5 июльдә «Иван Купала» билгеләп үтелә, 6 июльдә Әлки районы Сиктермә авылында «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәме оештырыла.

Традицион халык бәйрәмнәренең җәйге циклы 13 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында узачак керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәм белән төгәлләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев