Татарстанда терлекләрне дөрес асрамаган өчен штрафларны арттырырга тәкъдим иттеләр
Шулай ук йөк машиналары йөртүчеләре өчен дә җаваплылык кертергә кирәк.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен ташу һәм асрау кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга, шулай ук йөк машиналары йөртүчеләре өчен дә җаваплылык кертергә кирәк. Мондый тәкъдим белән Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев чыгыш ясады.
«Штрафларны арттыру өлешендә закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә телибез. Төп өч пункт бар, шулар аркасында авырулар тарала. Беренчесе — карантин кагыйдәләрен бозу. Хәтта юридик затларга да штраф 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу җитди түгел. Икенчесе — терлекләрнең үлеме турындагы мәгълүматны яшерү. Биредә 10 меңнән 150 меңгә кадәр штраф салына. Һәм өченчесе — терлекләрне ташу кагыйдәләрен бозу, вазифаи затларга һәм эшмәкәрләргә карата 10 меңнән 20 меңгә кадәр штраф каралган», — дип хәбәр итте Галиев.
Моннан тыш, ул Татарстанда, терлекләр арасында инфекция таралу куркынычын киметү өчен, җиһазландырылган санитар чалу оешмасы булдыру кирәклеге турында әйтте.
«Бу проблема белән без быел, бруцеллёз чире таралганнан соң, 6,5 мең баш терлек суйганда очраштык. Безгә аларны башка төбәкләргә алып чыгарга туры килде, бу да куркыныч. Машинаның кая таба борылуын берәү дә белми. Бу инфекция таралу белән яный», — диде Галиев.
Йогышлы авырулар килеп чыгуның тагын бер факторы булып терлекләрне тиешле документларсыз йөртү тора. Бүгенге көндә моның өчен машинаны төягән милекче генә җаваплы, дип өстәде спикер.
«Еш кына без бу милекчене таба да алмыйбыз. Ул башка бер субъектта була. Нәтиҗәдә йөртүчеләр нинди хокук бозулары турында уйламыйлар да. Әгәр дә без бу машинаны туктата һәм тоткарлый алсак, алар инде бу эшкә алыныргамы, юкмы икәнлеге турында уйлаган булыр иде», — дип белдерде Илнур Галиев.
Шулай ук республикада мондый терлекне карантин өчен кертергә мөмкин булган мәйданчыклар юк. Башка субъектларда мондый урыннарны эшли торган хуҗалыкларда билгеләү тәҗрибәсе бар, әмма бу начар ысул, дип йомгак ясады ул.
Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев бу мәсьәлә буенча эшләргә һәм югары органнарга мәгълүмат бирергә мөмкин булган форма табарга кушты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев