Татарстанда тагын да җылыта һәм яңгырлар көтелә
Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстанда һава температурасы күтәрелү дәвам итәчәк.
Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез урыны белән яңгырлар фаразлана. Төнлә 3-8 градус, көндез 18-23 градус җылы көтелә.
14 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә 3-8, көндез 15-20 градуска кадәр җылыначак.
15 һәм 16 майда көндез 24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. Бу көннәрдә һава торышы тотрыксыз булачак: яңгыр, җил, яшен фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев