Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда суыта, әмма аннан соң җылытачак

Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бу атнада Татарстанга янә салкыннар киләчәк, әмма ял көннәрендә республикада җылыта. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бүген көндез дә, кич тә Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, ул кыска вакытлы яңгырлар алып килә. Урыны белән яшен булуы һәм җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал, кайбер урыннарда боз яву ихтималы бар. Шуңа да карамастан, һава 20-25 градуска кадәр җылытачак.

Атмосфера фронты китү сәбәпле, чәршәмбе, 22 май төнендә, урыннарда әле бераз яңгырлар явачак. Әмма көндез республикага чираттагы төньяк антициклон тәэсир итә башлый, аның аркасында коры һәм салкын һава торышы урнашачак. Төнге сәгатьләрдә +4тән +9, көндезге сәгатьләрдә +15тән +20 градуска кадәр көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Антициклонның үзәк өлеше тәэсирендә 23 майда температура тагын да түбәнәячәк. Кичен һава температурасы 0дан +5 градуска кадәр була, ә туфракта 2 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез термометр баганалары +10, +15 градустан югары күтәрелмәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 24 майда, төбәктә төнге һава температурасы 0дан +3 градуска кадәр була. Кайбер урыннарда һавада һәм туфракта −3 градуска кадәр кырау фаразлана. Көндезге һава температурасы 13-18 градустан артмаячак.

Әмма шимбә көнне, 25 майда, Татарстанга җылы һава торышы кайта. Төнлә +3тән +8 градуска кадәр, ә көндез +20дән +25кә кадәр көтелә. Бу көннәрдә явым-төшем булу ихтимал аз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев