Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда сугыш ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгына 50шәр мең сум түләячәкләр

Бөек Ватан сугышында катнашучылар дигәндә «Ветераннар турында» федераль законның 2 маддәсе 1 пунктының 1 бүлегендә күрсәтелгән затлар була.

Татарстанда республика территориясендә даими яшәүче ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр акча түләргә җыеналар. ТР Рәисенең бу карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

50 мең сум күләмендә түләүләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, Севастополь һәм Сталинград камалышын кичерүчеләр, Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары алырга тиеш.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар дигәндә «Ветераннар турында» федераль законның 2 маддәсе 1 пунктының 1 бүлегендә күрсәтелгән затлар була.

10 мең сум күләмендә түләүләр үлгән (һәлак булган) инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына (тол ирләренә), шулай ук 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләгәннәргә (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү вакытыннан тыш) һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен совет орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгәннәргә каралган.

Бу акча быел апрель-май айларында түләнер дип көтелә. Карар проектын Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләгән, коррупциягә каршы экспертиза 20 февральгә кадәр дәвам итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары 2025 елда шулай ук 80 мең сум федераль түләүләр алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев