Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда стратегик мөһим объектларны саклау өчен резервтагы кешеләрне җыялар

Шундый төр пилот этабы Казанда һәм Түбән Камада узган инде.

Татарстанда махсус бүлекчәләргә иреклеләрне җыю башланган, аларның максаты инфраструктураның мөһим объектларын саклау булачак. Инициатива 4 ноябрьдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган яңа Федераль закон кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Җыеннар вакытында сынау этабы октябрь ахырында республиканың ике зур шәһәрендә — Казанда һәм Түбән Камада узган. Нефть объектларын саклауга өстенлекле игътибар бирелә. Беренче нәтиҗәләр озак көттермәгән: ноябрь башында ук Түбән Камадан Казанга 21 ирекледән торган беренче отряд киткән-резервчылар хәрби җыеннарга җибәрелгән.

Җыеннарда катнашучылар хәрби хезмәткәр статусында елына алты айга кадәр уздыра ала. Бу чорга аларга тулы социаль пакет гарантияләнә: төп эш урынында уртача хезмәт хакын саклап калу; өстәмә түләүләр; хәрбиләр өчен каралган социаль гарантияләрнең тулы комплекты. Акча белән тәэмин итү дәрәҗәсе төбәккә һәм вазыйфага карап үзгәреп тора.

Татарстан мондый бүлекчәләр формалаша торган бердәнбер төбәк түгел. Бүгенге көндә шундый ук программалар Россия Федерациясенең 19 субъектында эшли башлаган инде. Алар арасында-күрше Башкортстан һәм Түбән Новгород өлкәсе. Чик буе төбәкләрендә мондый отрядлар инде гамәлдәге БАРС формированиеләренә өстәмә рәвештә төзелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев