Татарстанда салкынайта, яңгыр, яшен була
Атна башында Татарстан Республикасында төньяк-көнбатыш циклоны йогынтысы саклана.
ТР Гидрометүзәгеннән хәбәр итүләренчә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә көндез температура +27...+30 градуска кадәр күтәрелде. Явым-төшем бары тик көнчыгышта гына күзәтелгән. Бүген көндез һава +22...+29 градуска кадәр җылынды. Әлегә коры һава саклана.
1 сентябрь кичендә һәм сишәмбе, 2 сентябрьдә үк, һава торышы үзгәрәчәк. Циклон кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен китерәчәк, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Төнлә температура +14...+19 градуска, көндез һава +22...+ 27 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 3-4 сентябрьдә, синоптиклар яңгырлар, яшен һәм көчле җил фаразлый. Температура төнлә +10...+16 градуска кадәр төшәчәк. Чәршәмбе көндез +19...+24 градус, ә пәнҗешәмбе +16...+21 градус булуы көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 5-6 сентябрьдә, төбәктә салкын һава торышы сакланачак. Төнлә термометр баганалары +8...+13 градус чикләрендә булачак, көндез һава +16..+ 21 градустан югары күтәрелмәячәк. Урыны белән бераз яңгыр явачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев