Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда сайлаучылар арасында өч «Лада Веста» машинасы уйнатылачак

15, 16 һәм 17 мартта очраклы рәвештә өч җиңүче билгеләнәчәк.

Татарстанда президент сайлаулары алдыннан оештырылган фотоконкурста машина отарга була. 

Lada Vesta маркалы өч автомобиль тавыш бирүгә гаиләләре белән килгән сайлаучылар арасында уйнатылачак, дип сөйләде республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева матбугат конференциясендә.

Конкурста катнашу өчен сайлау участогы янында махсус беләзек белән фотога төшәргә һәм фотоны VK социаль челтәрендә #всейсемьейнавыборы һәм #татарстаналга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.

15, 16 һәм 17 мартта очраклы рәвештә өч җиңүче билгеләнәчәк. Бүләкләр уйнатуны 15 һәм 16 мартта «Татарстан алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә, ә 17 мартта ТНВ телеканалында 20:10 сәгатьтә туры эфирда карарга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев