Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан

Ведомство вәкиле сүзләренчә, 2024 елда ришвәтчелекнең 435 факты ачыкланган.

Татарстанда бер ел эчендә ришвәтнең уртача күләме арткан. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов 2024 елда коррупциягә каршы башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

Ведомство вәкиле сүзләренчә, 2024 елда Татарстанда коррупция юнәлешендәге 972 җинаять, дәүләт хакимияте һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 491 җинаять ачыкланган, ришвәтчелекнең 435 факты, ришвәт алуның — 173 һәм ришвәт бирүнең 193 факты билгеләнгән.

«Быел аеруча зур күләмдәге ришвәтләр артты. Ришвәтнең уртача күләме дә артты, хәзер ул 377 мең сум тәшкил итә, узган ел 263 мең сум иде», — дип хәбәр итте идарә башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев