Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 12,2 процентка арткан

Мартта номиналь хезмәт хаклары февраль белән чагыштырганда — 13,9 процентка, 2023 ел белән чагыштырганда 24,1 процентка үскән.

2024 елның беренче кварталында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең реаль хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, моннан алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 12,2 процентка арткан. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладта шулай диелә.

Гыйнвар-мартта уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 20,5 процентка артып, 66 504,7 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, мартта татарстанлыларның реаль хезмәт хакы 2023 ел белән чагыштырганда — 15,7 процентка, шул ае белән чагыштырганда 13,7 процентка арткан.

Мартта номиналь хезмәт хаклары февраль белән чагыштырганда — 13,9 процентка, 2023 ел белән чагыштырганда 24,1 процентка үскән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев