Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда помидор һәм банан кыйммәтләнде

Мәгълүмат белән Татарстанстат уртаклашты.

Татарстанстат статистикасыннан күренгәнчә, Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 сентябрьдә, помидор, банан һәм йомырка кыйммәтләнде.

Әйтик, помидорның бер килограммы — 7,67 (хәзер ул 90,14 сум тора), бананның килограммы 6,25 процентка (120,78 сум) артты. Йомырканың дистәсе дә 7,74 процентка кыйммәтләнде, хәзер аны 70,86 сумга сатып алырга туры киләчәк. Кәбестә — 3,45, кара чәй — 1,08, ипи бәясе 1,05 процентка артты.

Узган җиде көндә товарларның икенче бер өлешенең, киресенчә, бәясе төште. Әйтик, кишер — 7,55 (хәзер ул 33,64 сум тора), алма 2,87 процентка (109,63 сум) арзанайды. Кыяр, аш чөгендере, бәрәңге бәясе дә 2 процентка кимеде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев