Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда помидор, эремчек һәм банан кыйммәтләнде

Исәпләүләр мәгълүмат порталы сайтында урнаштырылган.

Татарстанстат белгечләре бер атна эчендә азык-төлеккә бәяләр күпмегә үзгәргәнен исәпләп чыгарган.

Исәпләүләр мәгълүмат порталы сайтында урнаштырылган.

Бер атна эчендә иң күп помидор бәясе арткан (6,59 процентка) — килосы 78,48 сумнан 83,66 сумга кадәр. Кыярга да бәя арткан. Хәзер кибет киштәләрендә кыярның килограммы уртача 94,92 сум тора. Банан 4 процентка диярлек кыйммәтләнгән. Эремчек, дуңгыз ите, май, тавык йомыркасы бәясе күпкә артмаган.

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге бәясе төшкән: 26,57 сумнан 25,33 сумга кадәр. Суган, кишер, чөгендер, кәбестә, алма бәясе шулай ук төшкән.

Сарык ите, сосиски, печенье һәм икмәк бәясе үзгәрмәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев