Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда пенсиягә өстәмә түләүләр вәгъдә итүче мошенниклар активлашты

Мошенниклар еш кына потенциаль корбаннарының исемнәрен һәм аларның өй адресларын белеп эш итә.

Татарстанда социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән өстәмә түләүләр вәгъдә итүче мошенниклар кабат активлашты. Бу хакта республика халкын ТР буенча социаль фонд бүлеге кисәтә.

Аферистлар пенсионерларны, имеш, исәпкә алынмаган стаж буенча пенсиягә өстәмә түләүләр алырга Социаль фондка чакыралар, ә аннары шәхси мәгълүматларны әйтергә кушалар яки сылтама (ссылка) буенча үтүләрен сорыйлар.

Мошенниклар еш кына потенциаль корбаннарының исемнәрен һәм аларның өй адресларын белеп эш итә.

Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефон яки SMS аша шәхси мәгълүмат, парольләр һәм кодлар сорамый, дип ассызыклады республика бүлеге идарәчесе Эдуард Сафин.

Түләүләр буенча барлык мәгълүматны татарстанлылар федераль номер буенча бушлай ала ала: 8 (800) 1-000-001.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев