Татарстанда пәнҗешәмбе көнне томан һәм бозлавык көтелә
төнлә һава температурасы +1..-1 градуска кадәр төшәчәк.
Пәнҗешәмбе, 16 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшемле болытлы һава торышы урнашачак. Бераз яңгыр һәм юеш кар көтелә, дип фаразлый республика Гидрометеоүзәге.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм бозлавык көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һава температурасы +1..-1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +1..+3кә кадәр күтәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев