Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда озак вакытлы карау системасы 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә

Татарстан Республикасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын уңышлы тормышка ашыра.

Бүгенге көндә республикада 6000нән артык өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид озак вакытлы карау системасы хезмәтләреннән файдалана:

  • 5745 кешегә өйдә хезмәт күрсәтелә;
  • 348 кеше стационар учреждениеләрдә ярдәм ала.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2021 елдан башлап озак вакытлы карау системасында катнашучыларга бушлай социаль пакет бирелә.

Карау сәгатьләре саны ничек билгеләнә?

Карау сәгатьләре саны һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә, мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә:

  • 1 дәрәҗә: атнага 7–14 сәгать;

  • 2 дәрәҗә: атнага 14–21 сәгать;

  • 3 дәрәҗә: атнага 21–28 сәгать.

Проектның әһәмияте

Әлеге программаның төп социаль нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның гаиләләренә зур ярдәм. Алар үз якыннары турында социаль хезмәтләр кайгыртканда, эшләвен дәвам итә ала. 2025 елда 960 кеше әлеге система ярдәмендә үз эш урыннарын саклап кала алган.
 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев