Татарстанда өлкән буын өчен MAX мессенджерын үзләштерү курсларын башлап җибәрделәр
Татарстанда 55 яшьтән өлкән кешеләр өчен MAX милли мессенджерын үзләштерүгә багышланган махсус белем бирү курсы эшли башлады.
«MAXны үзләштерү» программасы Республика Хөкүмәте һәм пенсионерлар берлеге ярдәмендә «Өченче буын университеты» проекты кысаларында эшли башлады.
Курс алты практик дәрестән тора, катнашучыларны кушымта урнаштырудан һәм теркәүдән алып, видеоконференцияләр оештыруга һәм аккаунт куркынычсызлыгы өчен ике факторлы аутентификацияне көйләүгә кадәр этаплап барысына да өйрәтәчәкләр. Кирәк булганда, тыңлаучылар күнекмәләрне ныгыту өчен дәресләрне кабат уза алачак.
Беренче көндезге дәресләр 2 февральдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында башланды. Киләчәктә программа республикадагы башка мәйданчыкларга да киңәйтеләчәк.
«Цифрлы грамоталылык – хәзерге чор кешесенең тормыш сыйфатының мөһим элементы. Бу программа — технологияләр барлык буыннар өчен дә ачык булсын өчен ясалган тагын бер адым», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан үзебезнең MAX мессенджерын гамәлгә кертү һәм куллану буенча Россиянең топ-3 регионына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев