Татарстанда Муса Җәлил турындагы «Кара урман» фильмы 12 февральдә прокатка чыгачак
Картина Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлык тарихын Нюрнберг трибуналы вакыйгалары белән бәйли.
12 февральдә Татарстанда режиссер Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил язмышына багышланган «Кара урман» нәфис фильмы күрсәтелә башлый. Картина Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлык тарихын Нюрнберг трибуналы вакыйгалары белән бәйли, дип яза Татар-информ.
Сюжет үзәгендә — шагыйрьнең фашист әсирлегендә яшерен көрәше, анда ул шигырьләрне каршылык коралына әверелдерә. Фильм 1946 елда нацист җинаятьчеләренең җәзалап үтерелүе белән башлана, аларның язмышы белән 1944 елда Җәлилнең үлеме арасындагы тарихи бәйләнешне ассызыклый. Режиссер билгеләп үткәнчә, бу югары гаделлек һәм әхлакый Җиңү тойгысы тудыра.
Муса Җәлил ролен Казанныж Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарды. Картинаның саундтрегы татар музыкасына корылган: анда «Умырзая» халык җыры, музыкаль эшкәртүдә «Ясин» сүрәсе һәм фильмга исем биргән борынгы татар җыры «Кара урман» яңгырый.
Тасма инде кинофестивальләрдә танылу алды, Гран-при һәм Юрий Озеров исемендәге халыкара хәрби кино фестивалендә иИң яхшы режиссура һәм ир-ат роле өчен бүләкләр яулады. Проект 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев