Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда минималь куллану бюджетын 263 сумга киметергә планлаштыралар

Июньдә Татарстанда инфляция акрынайды.

Татарстанда 2024 елның II кварталына минималь куллану бюджетын 23 118 сум дәрәҗәсендә билгеләргә җыеналар. Бу агымдагы елның I кварталындагы куллану бюджеты күләме белән чагыштырганда 263 сумга азрак, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проектын республиканың Хезмәт министрлыгы әзерләгән. Документ 2 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

2023 елның I кварталында минималь куллану бюджеты 2022 елның IV кварталы белән чагыштырганда 663 сумга арткан һәм 21 805 сумга тиң булган. II кварталда ул тагын 215 сумга арткан, III кварталда исә 83 сумга кимегән, ә IV кварталда яңадан арткан, бу юлы 556 сумга. 2024 елның I кварталында куллану бюджеты 888 сумга артты.

Июньдә Татарстанда инфляция акрынайды, шулай да бераз гына үсеш күрсәтте: май аенда елына 8,43 проценттан 8,46 процентка кадәр.

Минималь куллану бюджеты — кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәчәк азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев