Татарстанда мигрантларга таксист һәм сакчы булып эшләүне тыюны озайттылар
Сүз тиешле Гомумроссия классификаторында (ОКВЭД) булган икътисадый эшчәнлекнең ун төре турында бара.
Татарстанда 2025 елда патент нигезендә эшләүче чит ил кешеләрен икътисадый эшчәнлекнең билгеле бер төрләре буенча эшкә кабул итүне тыю 2026 елга озайтылды. Указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Сүз тиешле Гомумроссия классификаторында (ОКВЭД) булган икътисадый эшчәнлекнең ун төре турында бара.
Аерым алганда, киләсе ел ахырына кадәр республика территориясендә чит ил кешеләре куркыныч йөкләр ташый алмаячак, таксилар һәм машина йөртүче белән бергә арендага алынган автомобильләр белән идарә итә алмаячак, финанс хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә алмаячак (иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү хезмәтләреннән тыш).
Мигрантлар өчен шулай ук иминиятләштерү, яңадан иминиятләштерү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эше (мәҗбүри социаль тәэмин итүдән тыш), финанс хезмәтләрендә һәм иминиятләштерүдә ярдәмче эшчәнлек, хокук һәм бухгалтерлык хисабы өлкәсендәге эш ябык калачак.
Моннан тыш, чит ил кешеләре элеккечә ветеринариядә эшли алмаячак, сакчылар (шул исәптән шәхси сак), комарлы уеннар оештыру һәм уздыру, пари төзү, лотереяләр оештыру һәм уздыру, шулай ук компьютерларны, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләрен ремонтлау белән шөгыльләнә алмаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев