Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен 7% лы социаль ипотека программасы гамәлдә

Татарстанда 2025 елның августыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека программасы эшли башлады.

Дүрт ай эчендә 20 гаилә исәпкә баскан, һәм аларның сигезе инде яңа торак алган. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Флэт» компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Екатерина Булатова белдерүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ипотека мөһим адреслы юнәлеш булып тора.

«2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен программалар мөһим сегментка әвереләчәк. Бу гади ярдәм чарасы гына түгел, ә сатып алучыларның яңа түләүгә сәләтле катламын формалаштыру», — дип билгеләп үтте ул.

Программа ветераннар гаиләләренә еллык 7% белән фатирларны өстенлекле тәртиптә сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу башлангычны республиканың әйдәп баручы иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары, шул исәптән «Җиңү өчен! Казан» хәрәкәте һәм Татарстан Десантчылар берлеге хуплады.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев