Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда март башында +3 градуска кадәр җылыну көтелә

Бераз кар яварга мөмкин.

Татарстанда һава торышының плюс дәрәҗәсенә кадәр җылынуы көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге.

Әмма якын көннәрдә, ә аеруча төнлә, һава торышы уртача салкын булачак, ди синоптиклар.

Сишәмбе, 26 февральдә, көндез −2..-7гә кадәр көтелә.

27 февраль, чәршәмбе төнендә −10..-15 градус фаразлана, көндез −1дән −6га кадәр.

Пәнҗешәмбе, 28 февральдә температура күтәрелә башлаячак. Төнлә температура −7..-12 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 0дан −4кә кадәр җылыначак.

ТР Гидрометеоүзәге фаразы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә төнлә −4 градустан −9 градуска кадәр, көндез температура −2..+3 градуска кадәр күтәреләчәк. Беренче мартта бераз кар яварга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев