Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда мәктәп музейлары Ватанны саклаучылар экспозициясе өчен 300 мең алачак

Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Татарстанда Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган иң яхшы мәктәп музеена һәм музей экспозициясенә конкурс уза. Җиңүчеләр 300 мең сумга кадәр грант алачак. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи истәлек» партия проектының төбәк координаторы, Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.

«Конкурс Россия Туган якны өйрәнүчеләр берлеге, Россия тарихи җәмгыяте һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән үткәрелә. 2024 елда барысын да бу конкурста катнашырга чакырабыз, гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 200-300 мең сумлык грантлар алачак, алар теләсә кайсы музей өчен артык булмаячак», — дип хәбәр итте ул.

Гаризаларда конкурста катнашучылар үз концепцияләрен тәкъдим итәргә, Бөек Ватан сугышы турында күпме материал җыя алуын һәм нинди тематик чаралар үткәрүен сөйләргә тиеш. Конкурс гаризаларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы махсус комиссия бәяләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев