Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда майның дүрт эссе көнендә өч кеше батып үлгән

ТРда су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә генә ачыла.

Татарстанда 21-24 майда өч кеше батып үлгән: җиде яшьлек кыз, 15 яшьлек яшүсмер һәм 18 яшьлек егет. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 26 майга брифингка докладында әйтелә.

Кыз бала 21 майда Тукай районы Комсомолец бистәсе буасында, 15 яшьлек яшүсмер Биектау районы Шигали авылы күлендә, ә 18 яшьлек егет 22 майда Казансуда батып үлә.

Республикада урнашкан эссе һава сәбәпле, күпләр инде су коена башлады. Шул ук вакытта елгаларда һәм күлләрдә су әле салкын, аның өсте генә бераз җылынып киткән (ярты метрга кадәр), ә тирәнрәк урыннарда су күпкә салкынрак. Докладтан күренгәнчә, температураның мондый кискен үзгәрүе көзән җыеру, спазмга китерә, нәтиҗәдә кеше бата.

ТРда су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә генә ачыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев