Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә юлларны ремонтлау планы 100 процентка үтәлгән

Уку йортлары тирәсендәге юлларны яңартуга комплекслы якын килү республикада имин транспорт мохитен формалаштыруда өстенлекле юнәлеш булып тора.

Татарстан Транспорт министрлыгы мәктәпләргә һәм социаль объектларга алып баручы юл челтәрен үстерү өлешендә 2025 елга йомгак ясады. Юл өслеген төзекләндерү буенча планлаштырылган барлык эшләр тулысынча төгәлләнгән.

Казанда гамәлгә ашырылган төп проектлар арасында:

  • Курашов урамы: Айвазовскийдан Волковка кадәр (Вахитов районы) участокта өслек яңартылды, яңа билгеләр һәм тамгалар куелды. Бу 131 нче лицейга куркынычсыз керү мөмкинлеген тәэмин итте.
  • Товарищеская урамы: Әмирхан Еникидән алып Достоевскийга кадәрге участокны ремонтлау 98 нче «Новатор» мәктәбенә керү өчен уңайлы шартлар тудырды. Монда полотноны реконструкцияләү генә түгел, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен инфраструктураны да яхшыртканнар.
  • Рәхимов урамы: Васильченкодан Ютазы урамына кадәрге участокта эш Мәскәү районының 22 нче китапханәсенә ышанычлы керү юлын тәэмин итте.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, уку йортлары тирәсендәге юлларны яңартуга комплекслы якын килү республикада имин транспорт мохитен формалаштыруда өстенлекле юнәлеш булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев