Татарстанда М7 тракторы белән юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек кыз һәлак булган
Вакыйга Алабуга районында килеп чыга.
Алабуга районында М7 трассасының дүртенче километрында «Лада» автомобиле йөртүчесе дистанцияне бозган, куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм тракторга бәрелгән. Авария узган шимбәдә булган.
Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның 23 яшьлек пассажиры урында ук үлгән, 50 яшьлек хатын-кыз йөртүче хастаханәгә озатылган.
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев