Татарстанда М-7 трассасында бер ел эчендә дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелде
Кичү юллары видеокүзәтү һәм яктырту белән җиһазландырылган, баскычлар резина валчыклардан түшәлгән.
2025 елда Татарстанда М-7 трассасында дүрт модульле җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелде.
Алар Залесный-2 поселогы янында (787 нче км), Щербаково торак массивында (808 нче км), Беренче Май поселогына (841 нче км) һәм Кулаево авылына (847 нче км) тоташкан урыннарда урнашкан, дип хәбәр итә «Идел-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.
Кичү юллары видеокүзәтү һәм яктырту белән җиһазландырылган, баскычлар резина валчыклардан түшәлгән.
Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправтодор»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев