Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Иртәгә һавада һәм туфракта урыны белән −2 градуска кадәр кырау көтелә.

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән −2 градуска кадәр кырау көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада янә кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Шул ук вакытта, алдагы төндә сизелерлек явым-төшем көтелми, иртәгә көндез исә бераз яңгыр явачак. Республикада көндез һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.

Җомгага каршы төндә температура +3..+8 градустан артмаса, көндез исә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев