Татарстанда Күп функцияле гаилә үзәкләренә 80нән артык гаилә мөрәҗәгать иткән
Күп функцияле гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып бара.
2025 елның декабрендә Татарстанда ике Күп функцияле гаилә үзәге ачылды – Әлмәттә һәм Казанның Авиатөзелеш районында. Бу вакыт эчендә аларга Татарстанның 85 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, Күпфункцияле гаилә үзәкләрендә ата-аналар «бер тәрәзә» форматында социаль ярдәм һәм хезмәтләр турында мәгълүмат, шулай ук үз проблемаларын хәл итүдә индивидуаль ярдәм ала ала.
«Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм бала өстеннән опеканы торгызырга теләгән гаиләләр бар; ата-аналарның алкоголь куллануы аркасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр. Безгә оператив рәвештә социаль хезмәтләр яки нинди дә булса консультацияләр алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә мөрәҗәгать итә. Һәм, әлбәттә, балалар һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр килә. Алар белән шунда ук психологлар һәм социаль педагоглар эшли, алар диагностика үткәрә һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны ачыклый, шуннан соң конфликтны чишү схемасын тәкъдим итә», – дип аңлатты ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
Аның сүзләренчә, һәр очрак өчен индивидуаль программа эшләнә, һәм Күп функцияле гаилә үзәгенә йөрү саны турыдан-туры аңа бәйле – кемгәдер бер тапкыр килү дә җитә, ә кайбер гаиләләр белән эш даими рәвештә алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез, Күп функцияле гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып бара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев