Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда кискен җылытачак: термометр баганалары плюс билгесенә күтәреләчәк

Татарстанда бу атнаның ахырына һава торышы сизелерлек җылытачак.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомга көнне термометр баганалары көндез +2 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Шул ук вакытта көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән юеш кар яву ихтималы бар, юлларда бозлавык сакланачак.

Төнлә термометр баганалары -2дән -5 градуска кадәр төшәчәк. Ял көннәрендә +1…+2 градус көтелә, ә дүшәмбедән башлап термометр баганалары ноль градус тирәсендә булачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев