Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда кемнәр шифаханәдә бушлай дәвалана ала

Шифаханәдә бушлай дәвалану социаль хезмәтләрнең федераль җыелмасы кысаларында медицина күрсәткечләре буенча бирелә.

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре дәүләт хисабына шифаханә-курорт дәвалануы алырга мөмкин. Кемгә бушлай юллама бирелә һәм нинди нигездә — «Татар-информ» материалында.

Шифаханәдә бушлай дәвалану социаль хезмәтләрнең федераль җыелмасы кысаларында медицина күрсәткечләре буенча бирелә.

Кемнең бушлай юлламага хокукы бар

Санаториягә юллама алуга гражданнарның түбәндәге категорияләре дәгъва итә ала:

— хәрби хәрәкәтләр чорында статус алган инвалидлар;

— Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

— Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яисә эшләгән гражданнар;

— сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары;

— «Блокададагы Ленинградта яшәүче» һәм «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» таныклыклары ияләре;

— бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары;

— инвалид кешеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар;

— Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә зыян күргән затлар.

Озата баручы зат өчен путевка

18 яшькә кадәрге инвалид балага яки I төркем инвалид гражданинга шифаханәдә дәвалану таләп ителгән очракта озатып йөрүченең түләүсез торуы каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев