Татарстанда кар кайчан эреп бетәчәк? Татарстанның Гидрометеорология үзәге башлыгы фаразы
Кар катламының тулысынча эреп бетүе апрель аена туры килә.
Татарстанда кар катламының тулысынча юкка чыгуын алдагы 20 көн эчендә көтәргә кирәкми. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Синоптик сүзләренчә, төбәктә карның тулысынча эреп бетү вакыты 9 апрельдән 17 апрельгә кадәрге чорга туры килә. Гоголь узган кышның, бигрәк тә республика көнбатыш районнары өчен, рекордлы карлы булуын искәртте. Мисал өчен, Яшел Үзән районында кар көртләренең биеклеге 105 смга, ә Казанда — 91 см җиткән.
Хәзерге вакытта кар катламының биеклеге әкренләп кимүгә барса да, киләсе 10 көндә явым-төшем көтелмәсә дә, карның зур запаслары әле озак вакыт эриячәк. Метеокүзәтүләр тарихында Татарстанда карның иң соң эреп бетүе май ахырында теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев