Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кар һәм буран ял көннәренә туктаячак

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе Татарстан территориясендә кабат кар, җил һәм бураннар көтелә. Әмма киләсе көннәргә явым-төшемнәр фаразланмый. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Элегрәк синоптиклар татарстанлыларны 28 мартта һава торышы бозылуы турында кисәткән иде. Синоптиклар шулай ук бозлавык, җепшек кар һәм юлларда кар басуны фаразлый.

Җомга һава торышы аязучан болытлы булачак. Җил тизлеге 5-10 м/с тәшкил итәчәк. Җитди явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы −4..-9 градуска кадәр тәшкил итәчәк, урыны белән термометр баганалары −9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +3..+5 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

30 мартта, шимбә, көндез бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил бераз көчлерәк булачак — 6-11 м/с. Төнлә −3..-5 градуска кадәр, ә көндез +6..+8гә кадәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев