Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча яңадан укыту старт алды
2019-2024 елларда Татарстанда 40 мең кеше яңа белгечлек алган.
2025 елда Татарстанда гражданнарның аерым категорияләрен яңа һөнәрләргә укыту дәвам итә. «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында татарстанлылар яңа белгечлекләр үзләштерә ала. Томск дәүләт университеты җиде программа тәкъдим итә: 1С белгече, UI-дизайн, мәгълүмати куркынычсызлык, пилотсыз авиация операторы, эколог, экскурсовод һ.б. Укыту көндезге һәм дистанцион рәвештә алып барыла, апрельдә башланачак. Татарстаннан 2025 елда 5089 кеше укытылачак.
Эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә теләүчеләр 360тан артык ихтыяҗлы һөнәрләр исемлегеннән сайлый ала. Укуга эшләми торган әниләр, эшсезләр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, инвалидлыгы булганнар һәм бала карау ялындагылар гариза бирә ала.
2019-2024 елларда Татарстанда 40 мең кеше яңа белгечлек алган, шул исәптән IT, SMM, маркетинг, психология, логистика, бухгалтерия һ.б. юнәлешләр буенча.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев