Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә
Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Бүген, 24 июльдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көннең икенче яртысында һәм кич республикада урыны белән яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Бофорт шкаласы буенча, 13,9 — 17,1 м/с тизлектәге җил көчле, ә 17,2 — 20,7 метр тизлектәгесе бик көчле җил дип исәпләнә. Бик көчле җил агач ботакларын сындыра, җилгә каршы бару авырлаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев