Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын квадрокоптер теркәячәк

Алга таба «Паутина» системасына тоташтыру мөмкинлеге дә карала.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Иннополис хезмәткәрләре белән юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен квадрокоптерлар куллану мөмкинлеген эшли. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде, дип яза Татар-информ.

Мондый пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) сертификациясен җиңеләйтү өчен, аларны административ хокук бозуларны теркәүнең инде булган технологияләре нигезендә кулланырга планлаштыралар. Алга таба «Паутина» системасына тоташтыру мөмкинлеге дә карала.

Рөстәм Гарипов сүзләренчә, пилотсыз оча торган аппарат ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен, бу хакта машина йөртүчеләргә махсус юл билгеләре белән хәбәр итмәячәкләр, чөнки БПЛА мобиль теркәү чарасы булып тора, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев