Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособие кемнәргә бирелә

Татарстанда яшәүче хатын-кызлар файдалана ала торган дәүләт ярдәме чараларының берсе булып йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләү санала.

Әлеге пособие бары тик бала караучы, өч айга кадәр бала тапкан яки уллыкка алган хатыннарга гына бирелә.

Мондый түләүгә кемнәрнең хокуклары бар:

— хезмәт килешүе буенча эшләүче хезмәткәрләр;

— компания ябылу яки шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге туктатылу сәбәпле эшсез калган һәм эштән киткәннән соң бер ел эчендә мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән хатын-кызлар;

— югары уку йортларында, колледжларда, өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә яисә фәнни оешмаларда көндезге сәгатьләрдә белем алучы студент кызлар;

— контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр.

Бала алучылар һәм суррогат аналар шулай ук санап үтелгән шартларны үтәгәндә, бу пособиене алырга мөмкин. Уллыкка алганда пособие карар үз көченә кергән көннән билгеләнә һәм бала туганнан соң 70 көнгә кадәр түләнә. Ике һәм аннан да күбрәк бала уллыкка алынса, срок 110 көнгә кадәр озайтыла.

ИП статусы булган хатын-кызлар өчен махсус кагыйдә гамәлдә: алар декрет алдыннан бер ел эчендә социаль фондка (СФР) мәҗбүри иминият кертемен керткән очракта гына түләү алачак.

Шунысы мөһим: әгәр хатын-кыз 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булып декретка китәргә җыена икән, аңа ике пособиенең берсен сайларга кирәк. Ике түләүне дә берьюлы алырга ярамый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев